+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
28 март , 15:00

Кешегә булмый ярап...

Бүгенге тормышка бик тә туры килә.

Кешегә булмый ярап...
Кешегә булмый ярап...

“Ишәк кыйссасы”н ишеткәнегез бармы, дуслар? Бүгенге тормышка бик тә туры килә бит ул. Онытып җибәргән булсагыз, әйдәгез, бергәләп искә төшерик. 

Бер кеше белән улы юлдан бара икән. Әти кеше улын ишәк өстенә утырткан, үзе атлап бара. Моны күргән кешеләр: “Нинди тәрбиясез бала. Үзе утырып бара, әтисе арып, җәяү бара”, – дигән. Шуннан соң бу ата кеше үзе ишәк өстенә утырган да, улын янәшәсеннән атлаткан.


Моны күреп кешеләр кабат: “Нинди ата инде бу?! Үзе утырып бара. Улын җәяү йөртә”, – дигән. Бераз үткәч, ата кеше белән малай икесе бергә ишәк өстенә утырып юлларын дәвам иткәннәр. Моны күргән кешеләр: “Нинди оятсызлар! Мескен хайванны ничек азаплыйлар”, – дигән. Болардан соң ата белән ул икесе дә ишәк өстеннән төшкәннәр дә, җәяүләп атлаганнар. Бу хәлне күргән кешеләр: “Вәт ахмаклар! Ишәкләре бар. Ә үзләре җәяү бара”, – дигән.

Кешегә ярап булмый...

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: