+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 март , 14:40

Миңнәр кайчан куркыныч тудыра?

Онколог нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

Миңнәр кайчан куркыныч тудыра?
Миңнәр кайчан куркыныч тудыра?

Миңнәр тик торганнан гына кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырмый. Шул ук вакытта уртача һәм зур невуслар меланома кебек яман шешләргә әверелергә мөмкин, дип сөйләгән онколог Антон Иванов “Газета.Ru" басмасына.

"Невуслар зурлыгы буенча аерыла: ваклары – 1,5мм, уртачалары – 10 мм, ә зурлары 10 миллиметрдан артык була. Меланомага әйләнү, кагыйдә буларак, уртача һәм эре миңнәргә хас”, — дип билгели табиб.

Иванов ассызыклавынча, миңнәрнең меланомага әверелүе бернинди дә ачык сәбәпләрсез башланырга мөмкин. Әгәр дә сез миңнең төсе һәм текстурасы үзгәрүен, аның нык үсүен күрсәгез, дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Невустан кан килү, авырту һәм уңайсыз хисләр барлыкка килү, кычыту һәм әрнү кебек билгеләр яман шеш булуны күрсәтергә мөмкин, ди табиб.

 

Фото: bettaclinic.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: