Башкортстандагы “ЛизаАлерт” эзләү отряды волонтерлары хәбәрсез югалган үсмерләр 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдеһәмовны эзләү өчен җыюлу игълан иттеләр.
"Табигатьтә бурычларны үтәргә әзер кешеләр бик кирәк. Су күтәрелү сәбәпле, без тәүлекнең караңгы вакытында волонтерлар көчен кулланмыйбыз, шуңа күрә эзләү төркемнәренә 16:30 га кадәр бурычлар бирелә. Игътибар: урманда талпаннар уянды, барлык чыгучылардан репеллентлардан файдалануларын сорыйбыз”, — дип мөрәҗәгать итте волонтерлар.
Балаларны эзләүдә ярдәм итәргә теләүчеләрне бүген, 28 апрельдә, 10.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр көтәләр. Штаб урыны: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 31, парковка Уфа универмагының уң ягында. Штаб урынының координаталары: 54.751157, 55.998222
Кием урман өчен, уңайлы су үткәрми торган аяк киемнәрендә булырга кирәк. Үзегез белән зарядлы телефон, су, капкалап алу өче ризык, кайнар эчемлек алыгыз.
Урында каршы алачак: Инна (майор Гром). Актив инфорглар: Анастасия (Стейша) 8-999-18-89-106, Лариса (Ларушка) 8-937-16-17-337.
Фото: “ЛизаАлерт” эзләү отряды