+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 апрель , 09:30

“Киемнәремне салдым да суга сикердем...”

Биш яшьлек кызның гомерен саклап калган мәктәп укучысын бүләкләделәр.

“Киемнәремне салдым да суга сикердем...”
“Киемнәремне салдым да суга сикердем...”

Уфада 26 апрельдә Русия янгын күзәтчелеге көненә багышланган тантаналы бүләкләү узды. Бу көнне Нефтекаманың Ташкинов мәктәбе укучы Ярослав Юламанов Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

 Билгеле булуынча, бу хәл узган елның 19 сентябрендә Ташкинов авылындагы Көмеш күл буенда булган иде. Ярослав дуслары белән пирста утырган. Шунда суда чапылдаган тавыш ишетә. Башта эшләпәсен, ә аннары суга батып баручы кызны күреп кала. Үсмер ике дә уйламый, курткасын, аяк киемен салып, суга сикерә.

“Нәрсә булганын да аңладым. Киемнәремне салып, суга сикердем. Кызны кул белән кочып тоттым һәм ярга таба йөздем. Миңа дустым ярдәм итте, югыйсә, үзем генә аның белән биек ярга менә алмас идем. Аннары дустым аны өенә озата китте. Көн салкын иде, бәхеткә, кыз авырмады. Миңа бераз салкын тиде, ләкин берничә көннән терелдем”, - дип сөйләгән яшь герой.

Соңрак ачыклануынча, биш яшьлек кыз үзеннән өлкәнрәк дус кызы белән сазлык урында йөргән. Сулык янында таяк белән чокынганда, нәрсәдер алырга теләгән һәм суга егылып төшкән. Бу вакыйгадан соң кызның әти-әнисе Ярославка рәхмәт белдерү өчен элемтәгә чыкканнар.

 

Фото: Кирилл Первов, Телеграм

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: