+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
29 март , 10:35

“ Гармун моңнарын тыңлап үсәбез!”

Туймазы районына сәфәребезнең берсендә без бик талантлы, туган телле егетләр белән танышып кайттык.

“ Гармун моңнарын тыңлап үсәбез!”
“ Гармун моңнарын тыңлап үсәбез!”

Искәндәр һәм  Кәрим Рәхимовлар  Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә яхшы бигеләргә генә укыйлар. 5нче сыйныф укучы Искәндәр – тирә-як мохитне өйрәнү фәне буенча республика олимпиадалары призеры. Робототехника белән кызыксына. Энесе Кәрим 3нче сыйныфта укый, җырларга ярата, картәтисе  Марат Нәби улына умарта карарга булыша. Ул хәтта иң яшь умартачы буларак, Xl Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бал кортлары турында шигырь укып ишеттергән.

 “Укучыларым үзләрен артист буларак та сынап карады. Алар Туймазы татар дәүләт драма театры артисты Фәндил Мөхәммәтдинов җитәкләгән драма түгәрәгенә йөри. Габдулла Тукай әкиятләре буенча куелган “Кырлайдагы могҗизалар” спектаклендә бик оста итеп бүреләр образын сәхнәләштерделәр “,–  ди татар теле һәм әдәбияты укытучылары Зинфира Нурисламова.

 Бертуганнар йөрәгендәТукай әкиятләренә, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәтне нәнәләре –  Нөркәй мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт салган Зәримә Фатыйх кызы һәм "Сәхибҗамал" татар хатын- кызлар иҗтимагый оешмасының Чакмагыштагы бүлек җитәкчесе Луиза Фрит кызы уяткан. Ә инде баянда оста уйнаучы дәү әтиең  һәм әтиең булганда, милли моңнарга гашыйк булмый кара! Яшь дусларыбыга матур тәрбия бирүче әти-әни – Лилия һәм Илдар Рәхимовлар икесе дә хөрмәтле педагоглар. Әнә шундый тәрбияле нәселнең дәвамчылары булган Искәндәр белән Кәримнең киләчәге уңышлы, якты булсын!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: