+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кетердәп торган өлеш

Каникулга кайткан оныкларны сыйлыйбызмы, дәү әниләр?

Кетердәп торган өлеш
Кетердәп торган өлеш

Ингредиентлар:

Кибет каймагы –  200 грамм;

Акмай – 100 грамм;

Тоз – 0,5 чәй калагы;

Камыр көпшәкләндергеч – 1 чәй калагы;

Он –  350-400 грамм;

Тавык филесы – 300 грамм;

Бәрәңге –  3-4 данә;

Суган –  2 данә;

Әзерләү барышы:

  1. Йомшартылган акмайга каймак, тоз, камыр көпшәкләндергеч кушылган он салып, камыр басабыз. Өстен каплап ял итәргә куябыз.
  2. Эчлек өчен тавык филесын, суган, бәрәңгене вак итеп турыйбыз, тәменчә тоз һәм борыч өстибез.
  3. Камырны 9 өлешкә бүлеп, һәр өлешне җәябез һәм эчлек салып, вак бәлешләр формалаштырабыз. Эченә берәр кисәк акмай салып җибәрсәгез, ул аеруча тәмле булачак.
  4. Вак бәлешләр өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм кунжут сибәбез.
  5. 180 градус температурада духовкада 45 минут пешерәбез.

Тәмле булсын, дуслар!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: