Җылы көннәр кире кайта, дуслар. Бүген, 26 апрельдә, республикада яңгырлар көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Көндез һава +17,+22 градуска кадәр җылыначак.
Шимбә көнне, 27 апрельдә, шулай ук явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +8,+13 градус, көньяк-көнчыгышта +3 градус, көндез +19,+24 градуска кадәр җылытачак.
Якшәмбе, 28 апрельдә, төнлә, явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +11,+16 градус, көньяк-көнчыгышта +6 градус, көндез +20,+25 градус җылы булачак.
Автор фотосы.