+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бала фаҗигадә якын кешесен югалтса...

Белгеч аңа авыр минутларда ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлатты.

Бала фаҗигадә якын кешесен югалтса...
Бала фаҗигадә якын кешесен югалтса...

Стресслы ситуацияләрдә баланы кочаклап, аның белән бераз вакыт тынлыкта булырга кирәк.  Бу хакта  “Известия” басмасына  балалар нейропсихологы Кира Макарова сөйләгән.

“Баладан сорау алырга һәм сораулар биреп җәфаларга кирәкми, аны күңел җылысы һәм кайгырту белән курчаларга, мөмкин кадәр тынычландыручы сүзләр сайларга кирәк, ул тирә-юньдә игелекле кешеләр булуын, аңа явызлык теләмәүләрен, үзенең якланган, курчаланган булуын тоярга тиеш", —дип билгели Макарова.

Шул ук белгеч вакытта баланы куркыныч, начар эчтәлекле видеолар караудан мөмкин кадәр күбрәк сакларга кирәклегенә игътибар итте. Әгәр дә аның күзенә шундый нәрсә эләксә, аңа дөньяда явызлык барлыгын, әмма барлык кешеләр дә андый түгеллеген аңлатыгыз.

"Балаларда гуманизм, ярдәмчеллек һәм шәфкатьлелек тәрбияләү мөһим. Әлбәттә, моны бөтен тәрбия процессына кертү мөһим, начар мисаллар үрнәгендә генә аңлатырга түгел”, — ди Макарова.

Нейропсихолог әйтүенчә, әгәр бала фаҗигадә якын кешесен югалтса, аңа авыр минутларда да ялгыз түгеллеген аңлату мөһим.

“Безнең җәмгыять күптапкырлар фаҗигаләргә дучар булды, балалар әти-әниләрсез калды, кешеләр аларны ташламады, ярдәм итте, опекага алды. Кешелеклелек күрсәтегез, балага аларның ялгыз түгеллеген күрсәтегез”, — дип киңәш бирде ул.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: