+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабый алганны-куйганны белми еласа...

Балага күз тигәндә укыла торган дога. Үзегезгә саклап куегыз.

Сабый алганны-куйганны белми еласа...
Сабый алганны-куйганны белми еласа...
Күз тисә, бала, гадәттә, көйсезләнә, елый, күз төпләре каралып китә.

Сабый алганны-куйганны белми елаганда, күз тиюгә ышанмаучы яшь әниләр дә “өшкереп карамассыңмы?” дип,  газиз сабыйларын әниләренә, дәү әниләренә суза...

Күз тигәндә укыла торган дога:

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ.”

(Мәгънәсе: "Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын.

Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын”.)

Мондый очракта догага дип учны күтәреп, "Фатиха"(Әлхәмд),"Аятел-Көрси","Фәләк" һәм "Нас" сүрәләрен укып, баланың йөзенә һәм, гомумән, гәүдәсенә өреп өшкерәләр.

Үзегез кешеләргә күз тидерүчән булсагыз, "СөбханАллаһ", дип карагыз.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: