+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
2019 - Театр елы
6 июнь 2019, 19:41

Тылсым һәм әкият дөньясы

Без сезне театр дигән тылсымлы дөньяга сәяхәткә чакырабыз.

Кызлар һәм малайлар! 2019 ел Русиядә Театр елы дип игълан ителде. Без сезне театр дигән тылсымлы дөньяга сәяхәткә чакырабыз. Сәфәрне Башкортстан дәүләт курчак театрыннан башлыйк. Моннан 87 ел элек Уфа мәдәният сараенда беренче тапкыр курчак спектакле - «Шалкан» әкияте куела. Аны Мария Елгаштина исемле рәсем укытучысы оештыра. Талантлы педагог театрга нигез сала һәм аның тәүге җитәкчесе була.
Спектакльләр башта урыс телендә генә, ә аннары башкорт телендә дә куела башлый. Курчак театры коллективы бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында, яралы солдатларның кәефен күтәрү, аларга рухи көч бирү өчен госпитальләрдә чыгыш ясый.
1976 елда театр башкаланың Октябрь проспекты урамында аерым биналы була. Биредә халык әкиятләре дә, заманча әсәрләр дә куела. Ул бүген дә балалар өчен әкияти, тылсымлы дөнья!
Ә сезнең Курчак театрында булганыгыз бармы, дуслар? Сездән хатлар һәм фотолар көтәбез!
Читайте нас: