+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
2019 - Театр елы
6 июнь 2019, 19:47

Урыс дәүләт академия драма театры

Дуслар! Бүген без — Башкортстан Урыс дәүләт академия драма театрында.

1861нче елны Уфа шәһәре губернаторы Григорий Аксаковның хатыны Софья Александровнаның тырышлыгы белән беренче театр бинасы төзелә. 1891нче елда театрда янгын чыга һәм труппа бинасыз кала. Шуңа карамастан, аның эшчәнлеге туктамый. 1931-41нче еллар театрның үсеш еллары була. Дистә ел эчендә анда 150 әсәр сәхнәләштерелә. 1939нчы елда театр Гоголь урамындагы бинада урнаша. Бу чорда талантлы режиссерлар, актерлардан торган профессиональ труппа төзелә. Театр Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1982нче елда коллектив Октябрь проспектындагы яңа, техник яктан җиһазландырылган бинага күчә. Аңа «Академия театры» дигән исем бирелә.
Бүген Урыс дәүләт академия театры элекке традицияләрне күз карасыдай саклаган хәлдә, төрле жанрларда кыю рәвештә яңа спектакльләр куя. Театрның репертуары бай һәм ул республикабызның яраткан милли коллективларының берсе санала.
Читайте нас: