-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
2019 - Театр елы
15 декабрь 2019, 17:30

Утларыңны балкыт, Чыршыкай!

Бүген “Башкортстан” дәүләт концерт залында республика Яңа ел чыршысы үтте.

Бәйрәмгә Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 780 укучы — уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, конкурс лауреатлары, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, күпбалалы, аз керемле гаиләләрдән, шулай ук, хәрби хезмәткәрләр һәм республика Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде.
Балаларны фойеда ук клоуннар каршы алды. Ел билгесе — чын күселәр белән трюклар, сабын шоуы, спорт флешмобы — кызлар һәм малайлар шатланып, уеннарга кушылды. Шул арада ерак араларны якын итеп, Кыш бабай белән Карсылу да килеп җитте. Чыршы тирәли җырлап та, биеп тә алды балалар.
— Мин 4нче сыйныфта укыйм. 1нчедән алып “бишле”гә генә өлгәшәм. Мондый бәйрәмдә катнашырга күптән тели идем инде. Ниһаять, быел хыялым чынга ашты. Монда бик күңелле һәм матур, — ди Стәрлетамак шәһәренең 8нче мәктәбе укучысы Герман Шахмаев.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән балаларны Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягафәров котлады.
— Бүгенге бәйрәмгә төрле олимпиадалар, спорт бәйгеләре җиңүчеләре, конкурс һәм фестивальләр лауреатлары җыелды. Сез ел дәвамында уңышка ирешү өчен зур көч салдыгыз, җиңүгә омтылдыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сез сәламәт, акыллы булып үссен өчен барысын да эшләячәкбез, — диде Фәнүр Мөхәррәм улы.
Ә тамаша залында кызлар һәм малайларны могҗизалы, серле әкият иленә сәяхәт көтә иде. Кызлар һәм малайлар Мышаевскийлар гаиләсендә тәрбияләнгән Макс исемле тычкан малае белән бергә маҗараларга тарыды, зур сынаулар үтте, әмма бирешмәде, нык, көчле, максатчан булырга өйрәнде.
Бәйрәм азагында һәр укучыга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: