+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
2019 - Театр елы
22 декабрь 2019, 15:05

Мәскәүне күрү бәхете тиде!

Республиканың талантлы укучылары ил йөрәгендә легендар “Курчаклар феясы” спектаклен карады.

Мәскәүнең Кече дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган “Курчаклар феясы” спектаклен Башкортстан укучылары да күрде. Академия ректоры Николай Цискаридзе һәм аның укучылары сәхнәгә кайтарган спектакль-балетка чакыруны алар республика Башлыгы исеменнән алды. Бу тамаша илнең төрле төбәкләреннән килгән талантлы балалар өчен бары тик бер тапкыр күрсәтелде.
Спектакль 1903 елда ук Кшесинский, Михаил Фокин, Анна Павлова һәм башка балет йолдызларының соло номерлары калейдоскобы буларак уйланыла. Совет елларында спектакль турында онытыла, тамашачы игътибарына ул 1989 елда гына әйләнеп кайта.
Республика укучыларына Мәскәүдәге легендар спектакльне карау Башкортстан Башлыгы ярдәме белән оештырылды.
Читайте нас: