+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
15 Май 2019, 13:43

Тиздән мәктәпкә барабыз!

Бу көннәрдә мәктәп укучылары гына түгел, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Кече төркем балалары бер яшькә үсеп, алдагы баскычка күтәрелсә, өлкәннәр төркемендәге кызлар һәм малайлар тиздән мәктәпкә юл тотачак.

Уфаның Затон бистәсендә урнашкан 158нче балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалар да бүген шау-гөр килеп җыр-биюләр өйрәнә, шигырьләр ятлый. Тиздән алар да бакча белән саубуллашачак. Олы җанлы, ягымлы, әниләредәй якын тәрбияче апалары — Сүрия Нәҗмиева белән Эльвира Әхьярова аларны беренче тапкыр бу бакчада каршы алып, мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр озата килгән. Әдәпле һәм тырыш, дус һәм тату, кыю һәм тәввәкәл булырга өйрәткән. Иң мөһиме, бу бакчада балалар татар телендә матур итеп сөйләшергә өйрәнә, милли җыр-биюләр, гореф-гадәтләр белән таныша. Әйткәндәй, төрле милләт балалары йөргән төркемдә чаралар ике телдә — урыс һәм татар телләрендә алып барыла. Милли бәйрәмнәрдә сабыйларның сәләте ачыла, әти-әниләр дә мондый чаралардан читтә калмый.
— Без Сүрия Зиннур кызы белән бу бакчада 20 ел бергә эшлибез. Быел бишенче төркемне әзерләп мәктәпкә озатабыз. Аларның һәркайсы безгә үз балаларыбыздай якын һәм кадерле, — ди Эльвира Зәки кызы.
Читайте нас: