+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
23 Май 2019, 14:08

Гөрләп тора бакчабыз!

Шушы көннәрдә "Әллүки"челәр Чакмагыш районында сәфәрдә булды.

Сез рәсемдә күргән бәләкәч кенә кызлар һәм малайлар - Яңа Балтач авылы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре. Аларның бакчадагы тормышы, уңышлары белән танышып, дуслык күпере салып кайттык.
Яңа Балтач балалар бакчасында иртәгә - тантаналы бәйрәм! Җиде булачак укучы бакча белән саубуллаша. Шушы еллар эчендә тәрбияче апалары Глүзә Кәлимуллина һәм Ирина Гарифуллина җитәкчелегендә, сәләтләрен үстергән, хәрефләр танырга, язарга һәм укырга өйрәнгән алар. Тәрбияче ярдәмчеләре - Гөлсинә һәм Лилия апалары, тәмле ашлар белән сыйлаучы Гөлчәчәк апалары да кызлар һәм малайларның сәламәт, акыллы һәм тырыш балалар булып үсүләре өчен зур көч салган.
Ә аларга алмашка быел бакчага янә 10 сабый килә. Бүгенге көндә исә бакчада 40 бала исәпләнә. Алар күңелле, җанлы тормыш белән яши. Бәйрәм иртәләрен бик кызыклы итеп оештыралар. Район күләмендә үткән конкурсларда актив катнашалар. Мәсәлән, Чакмагышта Җиңүнең 74 еллыгына багышланган велосипед узышына Яңа Балтачның 3 бәләкәче барган: Эльвина Дәүләтшина, Денис Шәрифуллин, Амелия Семенова. Аларның командасы, 5 яшьлек катнашучылар арасында, 2нче урын яулаган, ә аерым ярышучылар арасында Эльвина 3нче урын алган.
Җыр бәйгеләрендә дә сынатмый алар. Андый чараларда балтачлылар данын моңлы тавышлы кызчык - Ралина Латыйпова яклый.
- Безнең әти-әниләребез дә бик актив. Зур булмаган җиребез бар. Шунда бәрәңге, кишер, чөгендер үстерәбез. Әти-әниләр һәрчак ярдәм кулы суза. Ә балалар бакчада үскән яшелчәләр белән туклана", - ди бакча мөдире Насиха Фәнәси кызы Фәйзрахманова.
Яңа Балтач балалар бакчасының матур уңышлары белән "Әллүки" журналы битләрендә дә таныштырырбыз әле. Чөнки алар киләчәктә басмабызга дәррәү язылырга вәгъдә биреп калдылар.
Юлия Төхбәтуллина.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: