+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
29 Май 2019, 18:47

"Сыйныф белән ял иттек!"

Сыйныф белән ял итү аеруча күңелле икән бит!

Уррааа! Каникуллар башланды! Ниһаять, уку елы тәмамланды. Дәресләр әзерләргә дә, түгәрәкләргә йөгерергә дә кирәкми. Ел буена куркытып торган "ВПР" да артта калды. Ә алда - җәй, кояш һәм күңелле ял көннәре...
Уфаның 65нче Татар гимназиясендә белем алучы 6Б сыйныфы укучылары каникулның беренче көннәреннән үк таралышырга ашыкмаган. Кызлар һәм егетләр, сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Миртимер кызы Заһитова җитәкчелегендә, "Синема" кинотеатрында "Алладин" фильмын караган.
- Күңелле итеп ял иттек, туйганчы сөйләштек, уку елында булган вакыйгаларны искә алдык. Ә аннары бергәләшеп, кафеда сыйландык, - ди алтынчылар.
Сыйныф белән ял итү аеруча күңелле икән бит! Ә сезнең яллар ничек үтә? Хатлар көтәбез, дуслар!
Читайте нас: