+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
30 Май 2019, 12:35

Уфада күңелле булачак!

1 июнь - Балаларны яклау көне.

Бәйрәм уңаеннан Уфада ике көн дәвамында бик кызыклы чаралар үтәчәк.
Балалар өчен бәйрәм 31 майда "Торатау" Конгресс-холлы алдында зур концерт белән башланачак. Чара дүрт сәгать дәвам итәчәк. Парк аллеясендә кызлар һәм малайлар өчен 20 интерактив мәйданчык эшләячәк. Балалар мультфильм геройлары катнашлыгында, кул эшләре буенча осталык дәресләрендә, театраль уеннарда, каратэ, шахмат, бокс, гер спорты, тхэквондо буенча турнирларда катнаша, рәсем төшерү, җыр-бию буенча сәләтләрен күрсәтә алачак. Ә әти-әниләр исә үзләрен борчыган сораулар белән педагог-психолог, логопед, социаль педагогларга мөрәҗәгать итә ала.
Конгресс-холл алдында югары уку йортларының тематик мәйданчыклары да урын алачак. Студентлар бик кызыклы программа әзерләгән. Әйтик, физик культура факультетында укучылар спорт бәйгеләре үткәрәчәк, булачак табиблар — ашыгыч ярдәм күрәтү буенча, сәнгать академиясе студентлары — җыр, сәнгать графикасы факультетында белем алучылар рәсем төшерү буенча осталык дәресләре күрсәтәчәк.
Башкаланың Гафури, Аксаков урамнары 30 майда 20.00 сәгатьтән, 31 майда 15.00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары өчен ябык булачак.
1 июньдә бәйрәм чаралары Уфаның һәр районындагы паркларда, скверларда үтәчәк.
Читайте нас: