+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
9 июнь 2019, 20:18

Сабантуйда балалар да бүләк отты!

Бүген Благовар районында Сабантуй милли бәйрәме үтте.

Быел ул аеруча чагу, күркәм һәм истәлекле булды. Чөнки район Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашучыларны - чит илләрдән килгән дистәләгән коллективны кабул итте.
Сабантуй сәхнәсендә Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Көньяк Корея, Македония, Чили, Сенегал, Шри-Ланка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән коллективлар чыгыш ясады. Благоварның "Яшел аклан"ында төрле халыкларның моңнары яңгырады, тамашачы игътибарына берсеннән-берсе чагу костюмнарда хореографик композицияләр тәкъдим ителде.
Мәйданда милли уеннар, бәйгеләр берсен-берсе алыштырып кына торды. Аларда өлкәннәр дә, балалар да актив көч сынашты. Кызлар һәм малайлар капчык киеп йөгерү, баганага менү, гер күтәрү, күзне бәйләп әйбер кисү, “Балык тоту” кебек уеннарда бик теләп катнашты. Җиңүчеләрнең һәркайсы бүләкле булды. Әйтик, Сынны авылыннан 10 яшьлек Динислам Хангильдин авыш баганага менеп, төп приз - үрдәк алды. Җитез малай өчен әти-әнисе, барлык якыннары сөенде.
Кызлар һәм малайлар туйганчы "татлы мамык", туңдырма белән сыйланырга, рәхәтләнеп батутта сикерергә, квадрациклда җилдерергә, битләренә аэрографик бизәкләр эшләтергә дә өлдерде. Кыскасы, сабан бәйрәме балалар өчен дә чараларга бай булды.
Читайте нас: