+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
13 июнь 2019, 17:35

Балалар өчен - Ураза бәйрәме

Узган шимбәдә Кушнаренко авылында балалар өчен Ураза бәйрәме үтте.

Мондый бәйрәм бездә бишенче тапкыр оештырылды. Ул һәрвакыт зур колач белән үтә. Чарага өлкәннәр дә, балалар да күпләп җыела, көтеп ала.
Бәйрәмне ачып, имам-мөхтәсиб Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов Корьән сурәләре укыды. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнил Рамазанов балаларга ихлас котлау теләкләрен җиткерде.
Аннары сүз балаларга бирелде. Алар Корьән сурәләрен ятлады.Бәйрәм милли уеннарга, спорт чараларына бай булды. Бигрәк тә Бакай, Иске Гомәр, Иске Кормаш, Кушнаренконың 1нче мәктәбе, гимназиясе, педагогия училищесы укучылары, шулай ук, Яңа Кормаш авылы мәхәлләсенә йөрүче кызлар һәм малайлар актив катнашты. Шулай ук Благовар, Дүртөйле, Илеш районнарыннан, Уфа шәһәреннән килүче яшь кунакларыбыз да үз осталыкларын күрсәтте.
Әлбәттә, ярыш бүләксез булмый. Иң җитезләр, откырлар Мактау грамоталары, велосипед, смартфон кебек кыйммәтле бүләкләр алды. Яулыклы, нурлы йөзле апаларыбыз балаларны күркәм табын әзерләп сыйлады.
Мондый чаралар зур тәрбияви әһәмияткә лаек, алар яшь буынны тәрбияле, иманлы булырга, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәргә өнди.
Башкортстан Мөслимәләр берлегенең Кушнаренко районы бүлекчәсе җитәкчесе Рәсимә Гаделова.
Читайте нас: