+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
14 июнь 2019, 15:40

"Теремкәй"дә - Сабантуй!

Бүген Кыргыз-Миякә авылындагы "Теремкәй" балалар бакчасында милли бәйрәм - сабантуй үтте.

Миякә районының "Теремкәй" балалар бакчасында милли бәйрәмнәр һәрвакыт зур колач белән һәм бик күңелле үтә. Бакча мөдире Нәфисә Абдулла кызы Ямилова җитәкчелегендәге коллектив яшь буынга туган телләрен, халкыбыз тарихын, мәдәниятен өйрәтүгә зур игътибар бирә.
Бүген "Теремкәй"нең ихатасы - сабантуй мәйданын хәтерләтте. Кызлар һәм малайлар, нәкъ өлкәннәр кебек, чиләкле көянтәләр белән йөгерү, озынлыкка сикерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү һәм башка кызыклы уеннарда бик теләп катнашты. Балалар татарча да, урыс телендә дә матур итеп шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, биеде.
- Сабантуйда бер генә бала да бүләксез калмады. Әти-әниләре аларга уенчыклар, татлы күчтәнәчләр әзерләп куйган иде. Буыннан-буынга күчә килүче милли бәйрәм сабыйларга бик ошады, - ди тәрбияче апалары Гөлсинә Зәлиф кызы Шәрәфетдинова.
Автор: Юлия Төхбәтуллина.
Читайте нас: