+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
17 июнь 2019, 16:00

Бакчага җыенасыңмы?

2021 елга кадәр балалар бакчаларына чиратлар хәл ителәчәк.

Башкортстанда балалар бакчаларына чиратның барышы хәзер ата-аналар өчен ачык булачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән оператив киңәшмәдә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.
Ведомство җитәкчесе ассызыклавынча, бу атна азагына ук әти-әниләр балаларының бакчага кабул ителүе, нинди төркемгә йөрүе турында тулы мәгълүмат алачак. Болар барысы да edu-rb.ru сайтында булачак.
Республика буенча бүгенге көндә бакчага 3 яшькә кадәр 2 678 бала чиратта тора. 2021 елга кадәр чиратлар проблемасы бөтенләй хәл ителәчәк.
Читайте нас: