+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
19 июнь 2019, 18:54

Күлгә бата язганнар...

Ярый әле шул вакытта үзләрен машинада узып баручы кеше күреп калган.

12 июньдә Иглин районының Ягодный авылында 11 һәм 13 яшьлек ике кыз велосипедларда күл буена килеп, су керергә уйлаганнар. Шул вакытта аларның берсе суга бата башлый һәм куллары белән икенче кызга ябыша.
Бәхеткә, шул вакытта күл буеннан коткаручы булып эшләүче Александр Бейда исемле кеше узып барган була. Ул бирегә очраклы, туганнарына барган җиреннән генә килеп чыга.
Александр машинасын туктатып, тиз арада суга сикерә. Ул су астына китеп өлгергән 11 яшьлек кызны тартып чыгара. Чынлыкта исә бала йөзә белмәгән булып чыга.
Икесе дә бик курыккан кызлар коткаручы абыйларына рәхмәт әйтеп, тизрәк өйләренә ашыга.
Бу вакыйга турында укып, сабак алыгыз, дуслар! Елга-күл буйларына өлкәннәрдән башка йөрмәгез.
Читайте нас: