+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 июнь 2019, 13:47

"Безнең Әнкәй умартачы иде..."

Балачак - кеше гомеренең иң самими, иң гүзәл, иң күңелле мизгеле. Сабый чактагы хатирәләр күңелләрдә гомергә уелып кала, еллар үткәч тә искә төшеп, йөрәкне җылыта.

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин инстаграм битендә еш кына үзе өчен бик кадерле истәлекләре белән бүлешә. Шагыйрьнең шушы көннәрдә урнаштырган язмасы белән сезне дә таныштырабыз, дуслар.
Роберт Миңнуллин:
"...Безнең Әнкәй умартачы да иде! Гомере бу умарта тотты! Безнең табында һәрвакыт бал булды! Бал аеру үзе бер рәхәт иде. Без әйләндереп торабыз. Җил белән җылы бал исе борыннарны кытыклый...
Балны ипигә ягып ашыйбыз. Калын итеп ягып. Ул сыек, бармак араларыннан агып төшә. Өстәлгә үк агып төшмәсен дип, ялап алган булабыз... Ишек төбендә зур бер сөт бидоны тулы бал була иде. Ул кыш буена җитә. Бал бераздан куера, катып китә. Алюминий кашыклар сынып бетә иде...
Әнкәй яшьтән үк бал белән, бал кортлары белән дәваланды. Әле дә хәтеремдә, радикулиттан интеккәндә билен бал кортларыннан чактыра иде. Ул озак еллар "Крестьянка" журналын алдыра иде... Әнкәйнең үзен дә бал кортлары бик ярата иде. Безне чагалар иде, Әнкәйне чакканнарын бер дә хәтерләмим...
Менә шушы элекке бер фото килеп чыкты да барысы да искә төште. Әнкәй әле генә аерылып чыккан корт күчен җыеп алырга җыена... Анысы инде үзе бер осталык сорый..."
Фото инстаграмнан алынды.
Читайте нас: