+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 июнь 2019, 17:31

Уеннан уймак чыккан...

Дуслар, каникулларыгыз хәвефсез үтсен!

Кичә Күмертау шәһәрендә 11 яшьлек малай белән күңелсез хәл булган. Үсмер Карл Маркс урамындагы 25нче йорт ихатасында койма аша сикергәндә, корсагы белән тимергә кадалган. Бу вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр социаль челтәрләрдә: " Коточкыч хәл булды. Тизрәк терелсен инде!" - дип яза.
Ачык җәрәхәт алган малайны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр һәм операция ясаганнар. Табиблар аның хәлен авыр, дип бәяли.
Уеннан уймак чыга, дигән борынгылар. Тимер корылмалар, коймалар аша сикермәгез, сак булыгыз! Каникулларыгыз хәвефсез үтсен!
Читайте нас: