+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
25 июнь 2019, 13:49

Тарих белән кызыксынсаң, ялың да матур үтәр!

Профильле сменада 83 укучы белемен һәм сәламәтлеген ныгытачак.

Әле яңа гына мәктәптә укулар тәмамланып, кызлар һәм малайлар каникулга таралган иде. Кояшлы җәйнең җиләкле ае күз ачып йомганчы үтеп тә бара. Шуңа да ялларны кызыклы һәм файдалы үткәреп калырга кирәк тә инде!
Әлшәй районының Чехов исемендәге Балаларны сәламәтләндерү лагере-шифаханәсе базасында бүген профильле сменаны ачу тантанасы үтте.
15 июльгә кадәр эшләячәк профильле смена Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча оештырыла. Анда башкорт теле һәм әдәбияты, “Тарих һәм Башкортстан мәдәнияте”, “Тормыш сабаклары” буенча олимпида, профильле конкурслар җиңүчеләре һәм призерларына ял итү бәхете тия.
Тарихны өйрәнү лагерена республиканың төрле шәһәр һәм районыннан 83 сәләтле укучы килгән. Укучылар ел буена җитәрлек тәэссоратлар туплар, яңа дуслар табар дип ышанасы килә.
Читайте нас: