+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 июль 2019, 20:01

Китапханә аланын ...песиләр бизәде

Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзенчәлекле чара оештырды.

Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре үзенчәлекле чара оештырды.
Дуслар! Песиләр нинди була дип уйлыйсыз? Алар ак, күк, кара, төрле төстәге... хәтта, яшел төстә дә була! Билгеле алар үз кулларың белән картоннан һәм төсле кәгазьдән ясалган булса...
Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре кәгазь песиләр ясау буенча осталык дәресләре оештырды. Бу күңелле чара кояшлы китапханә аланында узды. Китап укырга яратучы кызлар һәм малайлар берсеннән-берсе уздырып, кәгазъ мәчеләр ясады. Үтеп баручылар да кызыксынып осталык дәресләренә кушылды.
Үз куллары белән ясалган төрле төстәге песиләр тирә-якка шатлык өләште.
Читайте нас: