+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
9 июль 2019, 00:40

Иң зур бәхет - гаилә!

Бүген Бөре шәһәрендә Гаилә фестивале үтте. Анда балалар өчен дә кызыклы чаралар оештырылды.

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөре шәһәрендә Гаилә фестивале үтте. Анда Республика җитәкчесе Радий Хәбиров һәм аның җәмәгате Каринэ ханым бала тәрбияләүдә аерым уңышларга ирешкән гаиләләргә дәүләт бүләге — “Ата-ана батырлыгы” медале тапшырды.
- Гаилә - ул иң мөһиме, ул безгә яшәү һәм хезмәт көче бирә. Бу бәйрәм киләчәктә дә үткәреләчәк, без ел саен биредә җыелышып, Бөре шәһәре тагын да матуррак, күркәмрәк булсын өчен тырышачакбыз, - диде Радий Хәбиров.
Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова 25 ел һәм аннан да күбрәк тигез гомер итеп, республикага лаеклы балалар тәрбияләп үстергән гаиләләргә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
Гаилә фестивалендә республиканың сәхнә осталары чыгыш ясады. Балалар өчен дә кызыклы чаралар, осталык дәресләре, уеннар, карусель, сурәтләр күргәзмәсе эшләде.
Читайте нас: