+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
9 июль 2019, 18:28

Уңган малайлар җәйне акча эшли

Сезнең арада да шундый уңган, тырыш кызлар һәм малайлар бармы, дуслар? Безгә хәбәр итегез, языгыз, шалтыратыгыз, фотосурәтләрегезне җибәрегез.

Җиләкле җәйләр ямьле дә соң, шулаймы, дуслар? Рәхәтләнеп ял итәргә, йокы туйдырырга, елга-күлләрдә су коенырга, әлбәттә, хуш исле, кып-кызыл җиләкләрне чиләк тулганчы җыярга була. Тик моның өчен иренмәскә, кояш белән бергә торып, болынга яисә тау итәгенә җиләккә китәргә кирәк. Нәкъ менә Уфа районының Алексеевка авылында яшәүче яшьтәшегез Нияз Насыйбуллин кебек. Ул быел 5нче сыйныфны тәмамлаган.
Уңган, тырыш, җитез ул, диләр, Нияз кебек малайлар турында. Чынлап та, тырыш малай оста итеп җиләк тә җыя белә, аны сатып, үзенә кесә акчасы да эшли. Бу көннәрдә ул 3 меңнән артык акча эшләп өлгергән дә инде. Аның 14 яшьлек абыйсы Илназ да бик уңган һәм тырыш. Ул да тик тора торганнардан түгел, җәйге каникуллар вакытында питомникта эшли. Илназ зуррак шул, ул үзенә 10 меңнән артык кесә акчасы эшләгән. Малайлар үзләре эшләп тапкан акчага телефон алырга уйлый, мәктәпкә әзерләнү өчен дә тотачакбыз, диләр.
— Без үзебез дә балачактан эшләп үстек. Эш кешене чыныктыра гына. Улларыбыз да эш рәтен белсен, тормыш көтәргә өйрәнеп үссеннәр, — ди әниләре Эльза Әнәс кызы.
Сезнең арада да шундый уңган, тырыш кызлар һәм малайлар бармы, дуслар? Безгә хәбәр итегез, языгыз, шалтыратыгыз, фотосурәтләрегезне җибәрегез.
Читайте нас: