+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
15 июль 2019, 16:58

Җиде яшьлек кондуктор күргәнегез бармы?

Малай үз теләге белән кесә акчасы эшләргә уйлаган.

Екатеринбург шәһәрендә җиде яшьлек Аминджон җәйге каникуллар вакытында автобуста кондуктор булып эшкә урнашкан. Билгеле булуынча, малай бу хезмәтне үз теләге белән башкара. Моннан тыш, аның әтисе — шул маршрутның водителе.
Җиде яшьлек малай турында хәбәр таралгач, социаль челтәрләрдә каты бәхәс чыга. Кемнәрдер баланың үз теләге белән эшләп йөрүен хуплый, ә кайсылары — аның эшкә урнашуын законга каршы килү дип билгели.
Свердловск өлкәсенең бала хокуклары буенча вәкиле Игорь Мороков әйтүенчә, ул үзе дә бу хәлгә ачык кына җавап таба алмый. Баланың үз теләге белән акча эшләргә тырышуы бер дә начар түгел, тик Хезмәт кодексына ярашлы, балалар бары тик 14 яшьтән генә эшкә урнаша ала, дип ассызыклый ул.
Читайте нас: