+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
16 июль 2019, 18:06

Хәвефсез ишек нинди була?

Андый ишекне 12 яшьлек кыз уйлап тапкан.

Красноярск шәһәрендәге 22нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Виктория Белоножка өйдәге һәм мәктәптәге ишекләрне балалар өчен хәвефсез итү юлын уйлап тапкан.
Ишеккә бармакның еш кысылуын Вика үз мисалында да яхшы белгәндер, күрәсең. Бигрәк тә, сабыйларның бармаклары еш зыян күрә.
Виктория, үзенең педагогы белән бергәләп, моннан качу юлын эзләп тапкан: ишек кырыйларына, мәсәлән, полиуретаннан йомшак ялгаулар куеп чыгарга тәкъдим итә. Бу очракта, ишеккә кулын кыскан бала җәрәхәт алмаячак. Кем белә, бәлки, киләчәктә Вика уйлаган ишекләр күпләп чыга да башлар.
Читайте нас: