Чикерткә тотучы ничек тә булса “тыраклап” килеп, аларның аягына басарга тырыша. Ә “чикерткәләр”, бастырмаска тырышып, читкә сикерәләр. Әгәр дә тотучы берәрсенең аягына баса алса, “чикерткә” тотылган санала. Ул уеннан чыга. Бер тапкыр да аягына бастырмаган “чикерткә” җиңүче була.