+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
18 июль 2019, 17:21

Кырым лагеренда агуланучыларның саны 56га җиткән

“Лучистый” лагеренда Татарстан балалары ял иткән була.

“Лучистый” лагеренда Татарстан балалары ял иткән була.
Кырымдагы “Лучистый” лагеренда авыручы балаларның саны арта бара. Әлеге вакытта дәваханәдә ятучылар саны, өлкәннәр белән бергә, 56га җиткән.
Билгеле булуынча, лагерьда ял итүче балалар 16 июльдә кинәт үзләрен начар хис итә башлый. Аларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар.
“Беренче авыруларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, авыруга норовирус сәбәпче булган”, — дип белдерә Кырым Республикасы буенча “Роспотребнадзор”идарәсенең матбугат хезмәте.
Тикшерү комитетының төбәк идарәсе ялдагы балаларның агулану очрагы буенча тикшерү эше башлаган.
Читайте нас: