+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
23 июль 2019, 13:16

Китапханә аланында — шифалы дару үләннәре

Уфа шәһәренең 7нче балалар модельле китапханәсе һәр сишәмбе барлык теләүчеләрне дә “Укы, Уфа!” күңелле китапханә аланына чакыра.

Уфа шәһәренең 7нче балалар модельле китапханәсе һәр сишәмбе барлык теләүчеләрне дә “Укы, Уфа!” күңелле китапханә аланына чакыра. Китап сөючеләр белән шундый мавыктыргыч очрашуларның берсе Башкортстанның шифалы дару үләннәренә багышланды. Бу чараның тирә-як табигать чәчәккә төренгәндә үтүе бик әһәмиятле. Нәкъ әлеге вакытта шифалы үләннәрне кышкылыкка әзерлиләр.
Китапханә аланында табигать турында китаплар, журналлар һәм открыткалардан тыш, үзебездә үскән файдалы дару үләннәреннән күргәзмә оештырылды. Мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, чабрец, песи борчагы, льнянки, спорыш, бөтнек, мелисса кебек искиткеч хуш исле үләннәрнең яңа җыелганнары да, киптерелгәннәре дә бар иде. Яшь китап сөючеләр дару үләннәре белән якыннан танышты. Күпләре аларны рәсемдә генә күргән булган, ә китапханә аланында үләннәрне кулга тотып иснәп карарга да була.
Китапханәче кызлар һәм малайларга ялан һәм урман үләннәре, кайсылары белән хуш исле чәй эчәргә була, ә кайсыларына бөтенләй тотынырга ярамавы турында сөйләде.
Әлбәттә, китапханә аланына җыелган балалар уеннарсыз һәм бүләксез калмый. Бу юлы да алар өчен викторина оештырылды. Уенда катнашучылар үләннәрнең һәм чәчкәләрнең исемнәрен атарга һәм чәй эчәргә яраклыларын аера белергә тиеш иде. Кызлар һәм малайлар биремнәрне оста үтәп, истәлекле призларга лаек булды.
Зөлфия Гыйззәтуллина,
Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсенең мәгълүмти-консультация секторы мөдире.
Читайте нас: