+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
1 август 2019, 16:49

“Әллүки”нең шәп призы Күгәрченгә китте!

Скейтбордны спорт яратучы Ильяс Абдуллин отты.

Почта аша журналга язылучылар арасында уздырылган “Әллүки”ле дә, бүләкле дә бул!”конкурсында суперприз Дуван районына китсә, тагын да бер шәп приз — скейтборд Күгәрчен районының Күгәрчен авылыннан Ильяс Абдуллинның өлешенә төште. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Күгәрчен мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары журналга дәррәү языла. “Әллүки” үткәргән бәйгеләрдә призларны отып кына тора алар. Бу юлы бәхет кояшы Ильяс исемле яшь дустыбызга елмайды.
Ильяс быел 2нче сыйныфны тәмамлаган. Сыйныфтагы иң актив, шук, спорт яратучы малайларның берсе икән ул.
— Ильяс бик тырыш, “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә өлгәшә. Математика фәне белән кызыксына. Спорт белән дә бик дус ул, ярышларда алдынгылыкны бирми. Быел районда узган чаңгы ярышында яшьтәшләре арасында беренче урынны алып безне шатландырды, — ди укытучысы Фәйрүзә Искәндәрова.
“Әллүки”не укып үскән балалар белемле, тәрбияле, аралашучан, ярдәмчел була. Ильяс та нәкъ шундый малай. Ул бик матур гаиләдә тәрбияләнә. Әтисе мәктәп автобусын йөртә, әнисе балаларга татар һәм урыс теле дәресләрен укыта. Ильясның абыйсы Илназ 9нчы сыйныфны тәмамлаган, кечкенә энекәше Инзилгә әле өч кенә яшь.
Әйтергә кирәк, Абдуллиннар гаиләсе күп еллар инде “Кызыл таң” гәзитен дә алдырып укый. “Әллүки” журналын да малайлар көтеп ала. Башта аны Илназ укыган, хәзер Ильяс энекәшенә дә кычкырып укый икән.
— Минем оныгым Ильяс,
Аңа сөйкемлелек хас.
Барысын үзенә карата,
Борчуларны тарата, — ди аның картәнисе Зөлфия Хәйбуллина.
Читайте нас: