+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 август 2019, 13:07

Нәни инспектор полиция бүлегенә эләккән

ЮХХДИ инспекторы булырга хыялланучы малай социаль челтәрләр аша бөтен республикага танылды.

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Тимур исемле малай социаль челтәрләр аша бөтен республикага танылды. ЮХХДИ инспекторы булырга хыялланучы малай көннәрдән бер көнне Яңа ел бәйрәменә әзерләнгән формасын кия, кулына үзе ясаган жезлны ала һәм шәһәрдәге юл чатына чыгып, машиналарны туктата башлый.
Тимурның әти-әнисе шәһәрнең барлык пабликларына диярлек таралган видеода улларын танып ала. Шуннан соң әтисе улын шәһәрнең ЮХХДИ бүлегенә алып килә, чын инспекторлар белән очраштыра.
Әлбәттә, биредә малайга машиналарның уенчык түгеллеген, юлга чыгу бик хәвефле булуын аңлаталар. Тимур башкача болай эшләмәскә вәгъдә бирә.
Читайте нас: