+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
10 август 2019, 16:56

"Әгәр юлга акчагыз җитмәсә..."

Каты авыру әле яши генә башлаган Соняның гомерен өзә... Аның якты хыялын кешеләр Русиянең төрле шәһәрләрендә чынга ашыра.

"Әгәр юлга акчагыз җитмәсә, тиеннәр алыгыз". Июль азагында Уфа урамнарындагы тукталышларда әнә шундый игъланнар барлыкка килде. Бу акция яман шеш авыруыннан гомере өзелгән 10 яшьлек Соня Рыбинаның якты истәлегенә багышланды.
Соня Петербург шәһәрендә яшәгән. Ачык күңелле кыз табигатьне, җанварларны яраткан, бик ярдәмчел булган. Кайчандыр Соня тәрбияче апасына күңелендә йөрткән хыялы турында сөйләгән.
"Тукталышларда телефон номерлары язылган игъланнар түгел, ә тимер акчалар ябыштырылганнары эленеп торсын иде. Әйтик, кемгәдер юллык акча җитми. Ул килә дә шуннан тиеннәр ала һәм өенә кайтып китә", - дигән күңеле белән изгелек эшләргә ашкынган кыз.
Үкенечкә каршы, каты авыру әле яши генә башлаган Соняның гомерен өзә... 30 июльдә Соняга 11 яшь тулган булыр иде.
Үзе юк... Әмма хыяллары яши. Аларны кешеләр Русиянең төрле шәһәрләрендә чынга ашыра.
Читайте нас: