+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
13 август 2019, 01:19

Балалар өчен Корбан бәйрәме

Миловка авылында мондый чара сигезенче тапкыр оештырылды.

Бүген Уфа районының Миловка авылында балалар өчен Корбан бәйрәме үтте. Биредә мондый бәйрәм сигезенче тапкыр оештырылды.
Мәчеттә балалар Корьән сурәләре укыды. Аларның иң кечесенә нибары 4 яшь. Шулай ук, балалар уктан ату, кылыч белән көч сынашуда осталыкларын күрсәтте. Алар өчен мөселманча яулык ябыну буенча осталык дәресе оештырылды.
Бәйрәм кунаклары өчен 5 казанда пылау пеште. Ә кунакларның саны 3 меңнән артып китте. Аларның күпчелеге, әлбәттә, балалар булды.
Моңа кадәр мондый бәйрәм Миловка авылы халкы өчен генә оештырылган булса, хәзер фестивальгә күрше районнардан да халык күпләп җыелды. Шунысы сөенечле, бәйрәм кунакларының күпчелеге матур мөселман костюмнарында килгән иде.
Читайте нас: