+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
5 сентябрь 2019, 14:20

2 яшьлек малай күлгә чумган...

Матур фотосессия турында хыялланучы әнисе нишләгән дип уйлыйсыз?

Техас штатында яшәүче Хэйли исемле хатын ире һәм ике сабые белән фотосессия эшләргә уйлаган. Моның өчен алар фотограф яллаган һәм матур итеп киенеп, күл буена килгән.
Хэйли һәм аның ире Мэтью өч балалары белән берничә кадр эшләгәннән соң, икәү генә фотога төшәргә уйлаганнар. 6 яшьлек кызларына 2 яшьлек һәм 11 айлык энеләрен карарга кушыла.
Ләкин 2 яшьлек Ликольн үләнгә җәелгән одеялда озак утыра алмый, күлгә кереп китә. Ләмгә чумган малайны коткарырга дип, әтисе дә матур киемнәре белән суга чума.
Матур фотосессия турында хыялланган әнисе нишләгән дип уйлыйсыз? Әлбәттә, ире белән бер тын туктый алмый көлгәннәр. Ә фотограф шул арада бик кызыклы фотолар эшләп өлгергән. "Гомеремдә беренче тапкыр шундый тормышчан кадлар килеп чыкты", - дигән ул.
Читайте нас: