+9 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
5 Сентября 2019, 07:27

Диаз — бассейнлы, Ильяс скейтбордлы булды!

Дуслар! Сезнең каршыгызда “Әллүки”ле дә, бүләкле дә бул!” конкурсы җиңүчеләре. Җәйнең ямьле көннәрендә алар белән якыннан таныштык, бүләкләрне тапшырдык.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бассейн отучы Диаз Абраров Дуван районының Өлкенде мәктәбендә укый, быел 3нче сыйныфка күчкән. Күп укырга ярата, шуңа да “Әллүки”не көтеп ала.
— Журналны чыга башлаган чагыннан алдырабыз. Улларым үскәч тә язылачакмын әле аңа, — ди Диазның әнисе Эльза Фәдәнис кызы.
Абраровлар дүрт малай тәрбияли.
— Улларыбыз барысы да акыллы, тәртипле. “Әллүки”не укып үскән балалар башка төрле була да алмый, — дип елмая әтиләре.
Тагын да бер шәп приз — скейтборд Күгәрчен районының Күгәрчен авылыннан Ильяс Абдуллинның өлешенә төште. Ул быел 2нче сыйныфны тәмамлаган. Ильяс сыйныфтагы иң актив, шук, спорт яратучы малай­ларның берсе.
Яшь дустыбыз бик матур гаиләдә тәрбияләнә. Әтисе мәктәп автобусын йөртә, әнисе балаларга татар һәм урыс теле дәресләрен укыта. Ильясның абыйсы һәм кечкенә энекәше бар. Җиңүчебезнең әти-әнисе күп еллар инде “Кызыл таң” гәзитен алдыра, ә уллары “Әллүки” журналын көтеп ала.
Кызлар һәм малайлар! “Әллүки”дә сентябрь аеннан өр-яңа конкурс башлана. Бүләкләр шәп булачак! Сез дә бәйгеләрдә катнашыгыз, бүләкләр отыгыз!
Читайте нас