+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 сентябрь 2019, 01:06

Бер фургон хатлар...

Алар 14 яшьлек авыру малайның яшәү көчен арттырган.

Англиянең Болтон шәһәрендә Рис Уильямс исемле 14 яшьлек малай яши. Ул тумыштан каты авыруга дучар. Малайның тән тиресе нәфис, бик юка, аңа җиңелчә генә кагылу да җәрәхәтләнүгә китерә. Шуңа күрә Рисныж аяк-куллары һәрвакыт бинтка уралган.
Бервакыт үсмер авыруыннан, һич төзәлмәслек шушы халәтеннән арып, төшенкелеккә бирелә. Хәтта әнисенә дөньядан китәсе килүе турында да әйтә. Улының ничек тә кәефен күтәрергә тырышучы ана бу хакта социаль челтәрләргә яза һәм кешеләрдән улының туган көненә открыткалар җибәрүләрен үтенә.
Берничә көн эчендә Уильямсларның йортына дөньяның төрле тарафларыннан өч меңнән артык открытка, бүләкләр килә. Хатлар белән туп-тулы почта машинасы килеп туктагач, малайның гаҗәпләнүен һәм сөенүен күрсәгез!
Әнисе әйтүенчә, Рис теләкләр язылган хатларның һәрберсен укый. Алар малайның күңелен күтәргән, яшәү көчен арттырган.
Читайте нас: