+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
10 сентябрь 2019, 00:11

3 яшьлек Уфа малае Мәскәү халкын таң калдырды!

Максим туристларның сорауларына алты телдә чатнатып җавап бирде.

Уфада яшәүче 3 яшьлек Максим Мухин алты тел белә. Малай урыс, башкорт, испан, инглиз, француз һәм кытай телләрендә иркен сөйләшә һәм аңлый.
Кечкенә якташыбыз телләр өйрәнүдәге сәләтен Россия 1 телеканалындагы "Удивительные люди" тапшыруында исбатлады. Малай тапшыруга әнисе Рәйсә белән барган иде. Уен формасында оештырылган тапшыруда Максим төрле телләрдә сөйләшүче "туристларга" чатнатып җавап кайтарды.
Малайның әнисе әйтүенчә, алар өйдә дә шулай төрле телләрдә сөйләшәләр. Балага берсе дә үгетләп тел өйрәтми, ул үзе һәммәсенә күреп, ишетеп өйрәнә.
Читайте нас: