+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
13 сентябрь 2019, 13:04

Картәтисен коткармакчы булган...

Алты яшьлек малайны үлгәннән соң "Батырлык һәм кыюлык" медале белән бүләкләделәр.

Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Карелиядәге янгын вакытында картәтисен коткарырга теләгән алты яшьлек малайны үлгәннән соң "Батырлык һәм кыюлык" медале белән бүләкләде, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
30 августта Карелиядә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, алты яшьлек малайның тәненең 90 проценттан артыгы пешкән. Ул көнне дачада малай бабасы белән бергә мунчага бара. Олы яшьтәге ир мич якканда аңын югалта. Бала картәтисен мунчадан тартып чыгармакчы була, ләкин ут-ялкын аның үзенә каба.
Бабасы һәлак була, ә оныгы Республика балалар дәваханәсенә китерелә. Соңрак баланы Түбән Новгородның Пешүләр үзәгенә күчерәләр, тик аны коткарып кала алмыйлар.
Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Святославның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашуын җиткергән, шулай ук баланы коткару өчен чаралар күргән табибларга рәхмәт белдергән.
"Кечкенә Святославның батырлыгы һәм лаеклы гамәле мәңгегә безнең хәтердә калачак һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булачак", дигән ул.
Читайте нас: