+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
18 сентябрь 2019, 18:10

«Аулак өй»дә күңелле!

Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында милли бәйрәмнәр еш үтә.

“Аулак өй” дигән бәйрәм балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Балалар татар халык җырларын, биюләрен башкарды, табышмаклар әйтте. “Йөзек салу”, “Кара-каршы такмаклар” кебек уеннарда осталыкларын күрсәтте. Уеннарда балалар бик теләп катнашты. Алар уйнаган арада, сәхнә түрендә урнашкан ап-ак мичтән хуш исле тәбикмәкләр пешеп чыгуны сабыйлар чын могҗиза дип кабул итте. Бәйрәмебез тәбикмәкләп чәй эчү белән тәмамланды.
Регина ХӨСНЕТДИНОВА, тәрбияче.
Елена КАРИПОВА, музыка җитәкчесе.
Дүртөйле районы.
Читайте нас: