+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 сентябрь 2019, 13:57

Кичке аш урынына — 6 грамм тоз

Балалар бакчасында сабыйларга үзенчәлекле меню тәкъдим иткәннәр.

Чиләбенең 293нче балалар бакчасында кичке ашка балаларга тоз гына бирергә уйлаганнар, күрәсең.
Һәрхәлдә, 18 сентябрьдә ата-аналар өчен эленгән менюда "кичке аш” дигән графада бердәнбер ризык — тоз язылган.
Әти-әниләр социаль челтәрдә бу менюның фотосурәтен урнаштырган. Халык кызыклы менюны шунда ук күреп ала. Бу уңайдан фото астына үз фикерләрен язучылар да аз түгел.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре аңлатуынча, ул көнне техник сбой килеп чыккан, нәтиҗәдә, “Кичке аш” графасында “тоз” сүзе генә калган.
Читайте нас: