+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 сентябрь 2019, 19:15

Укытучы шуны да белми!..

Иң шәп мәзәкләр - балалар телендә. Шундыйларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, дуслар.

***
Кәрим яр буенда балык тотып утыра икән. Шунда янына Айнур килеп:
- Су ничек? - дип сорый.
- Шәп! - дип җаваплый дусты.
- Әйтә-ә-ә-м, балык судан чыкмый...
***
Әнисе улыннан сорый:
Улым, мәктәптә хәлләрең ничек?
- Укытучы такта янына чакырды да: "Сигездән бишне алгач, күпме була?"- диде.
- Ә син ничек җавап кайтардың?
- Эндәшмәдем. Ә укытучы: "Утыр, ике!" - диде. Ике түгел, өч була! Укытучыбыз шуны да белми, әнием, - дигән малай.
***
Алия исемле кыз күршеләренә кергән дә әйтә икән:
- Әнием җиләк кайнатмасы сорады, бик тә ашыйсы килә, диде...
-Берәр савыт алып кермәдеңме соң?
- Савыт кирәкми. Монда гына ашыйм...
Читайте нас: