+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
23 сентябрь 2019, 17:07

Тиргәләсең килмәсә...

— Әни, кешене эшләмәгән эш өчен тиргәргә ярыймы?— Юк, әлбәттә, ярамый.— Кыскасы, мин дәресләрне әзерләмәдем...Балалар дөньясыннан кызык-мызыклар турында түбәндә укыгыз.

***
— Әти, син минем өчен математикадан мәсьәлә чишә алмассыңмы?
— Юк, улым, болай дөрес булаячак...
— Әти, син башта эшләп кара, бәлки, дөрес булыр?!
***
Укытучы сорый:
— Балалар, кем акыллырак, кешеләрме, әллә хайваннармы?
Айнур җавап бирә:
— Әлбәттә, хайваннар!
— Ни өчен?!
— Этем белән сөйләшкәндә, ул барысын да аңлый, ә ул минем белән сөйләшкәндә, мин берни дә аңламыйм.
***
— Әни, тагын бер кәнфит кенә ашыйм инде?
— Синең эчең авырта ич...
— Ә мин ашаганда, ничек тә түзәрмен.
Читайте нас: