+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
27 сентябрь 2019, 12:52

Әни кебек ягымлы син, Тәрбияче апа!

Бүген - кечкенә кызлар һәм малайларны шәхес итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертүче кешеләр, тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмалары хезмәткәрләре көне. Бәйрәмегез белән, тәрбияче апалар!

Бүген - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә оешмалар хезмәткәрләре көне. Алар - әниләре кочагыннан яңа гына аерылган сабыйларны күңел җылысы, игътибар, хәстәрлек белән курчалап алучы, яхшыны яманнан аерырга, дөньяны танып белергә өйрәтүче изге күңелле, шәфкатьле кешеләр. Әгәр тәрбияче апалар шундый булмаса, әти-әниләр үз эшләрендә тыныч кына эшли алыр иде микән?
- Балаларны яратучы, уртак тел таба, кызыксындырган сорауларына җавап бирүдән, алар белән эшләүдән ямь таба белүче кешеләр генә бу һөнәргә еллар дәвамында тугры каладыр, - ди Миякә районының Кыргыз-Миякә авылындагы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсинә Шәрәфетдинова.
Гөлсинә Зәлиф кызының шушы һөнәргә килүенә 17 ел вакыт үтеп киткән. Ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп торучы, көнне кызыклы итеп оештыручы тәрбияче апаларын балалар бик ярата, аның белән азга гына аерылышып торсалар да сагыналар. Өстәвенә, "Теремкәй"гә йөрүче кызлар һәм малайларның тәрбияче апалары җыр-моңга, шигъри сүзгә дә сәләтле әле.
Хөрмәтле, тәрбиячеләр, мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының барлык хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз! Җаваплы эшегездә уңышлар, сабырлык, ныклы сәламәтлек телибез! Тыңлаучан сабыйлар, рәхмәтле әти-әниләр белән озак еллар эшләргә язсын!
"Әллүки"челәр.
Читайте нас: