+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
4 октябрь 2019, 16:04

Бәйрәмне гөрләттеләр!

Бүген Уфада, Матбугат йорты каршында зур бәйрәм - Бөтенхалык матбугатка язылу көне үтте. "Әллүки" журналы исеменнән Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучылары чыгыш ясады. Айгөл Рәшит кызы Ахунова җитәкчелегендәге 2 В сыйныфында укучы кызлар һәм малайлар әлеге зур бәйрәмнең матур бизәге булды.

Бүген Уфада, Матбугат йорты каршында зур бәйрәм - Бөтенхалык матбугатка язылу көне үтте. Әлеге чарага республикабызда чыгып килүче гәзит-журналларны даими укып баручылар, ел саен язылучылар, үзләре дә каләм тибрәтүче авторлар җыелды. Басма матбугатның тугры дуслары бүген журналистлар белән очрашты.
Бәйрәмне республиканың сәхнә йолдызлары, һәвәскәр артистлар, балаларның чыгышлары бизәде. "Әллүки" балалар журналы исеменнән - басманың күптәнге тугры дуслары Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучылары чыгыш ясады.
Айгөл Рәшит кызы Ахунова җитәкчелегендәге 2 В сыйныфы укучылары әлеге зур бәйрәмнең матур бизәге булды. Кызлар һәм малайлар һәр чыгыш вакытында биеп, кушылып җырлап, алкышлап кына калмады, үзләре дә күңелле җырлары, "Әллүки"гә багышланган шигырьләре белән сөендерде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Айгөл Рәшит кызының укучылары "Әллүки"гә һәрвакыт актив языла, журналны дәресләрдә куллана, аның буенча төрле чаралар үткәрә. 2 В сыйныфы укучылары безнең бәйгеләрдә дә дәррәү катнаша. Каникуллар вакытында оештырылган "Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсына 12 укучы инша һәм бик матур фотолар юллаган иде. Һәркайсының эше җиңүгә лаек! Алар социаль челтәрләрдә дә бик күп лайклар җыйды. Шуңа да без аларны сыйныф белән җиңүчеләр, дип бәяләдек. Шушы матур бәйрәм көнендә истәлекле бүләкләребезне өләштек.
Афәрин, дуслар! Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!
Читайте нас: