Әлегә бездән берничә киңәш укыгыз.
Бер йомырканы күбекләнгәнче туглаганнан соң, аңа ике аш кашыгы су һәм бер чәй калагы лимон суты кушып бутагыз. Чәч төпләренә шул массаны сөртергә дә 15 минутлап тотканнан соң, чәчне яхшылап юарга кирәк.
Чәчне юганнан соң, минераль су белән чайкатыгыз. Даими куллансагыз, чәчләрегез ялтырап, төсе ачылып китәр.
Иртәле-кичле чәч арасына бармакларыгызны тыгып, тараган сыман хәрәкәтләр ясагыз. Массаж ясау өчен махсус щетка да кулланырга мөмкин.