+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
19 октябрь 2019, 19:20

Ватанны сөю хисен кечкенәдән тәрбиялик!

Иске Балтачның "Кояшкай" балалар бакчасында бәйрәм иртәсе бара. Шулвакыт балалар янына телевидениедән корреспондент апалары килеп керә. Нигә килгән, дисезме? Бу хакта түбәндәге хатны укыгач белерсез.

Безнең "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияви, сабыйларның фикерләү сәләтен үстерүче, аң-белемнәрен киңәйтүче чаралар даими үткәрелә. Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәм иртәсе дә нәкъ шундый булды.
Чарага әзерлек эшенә ай башыннан ук тотындык. Балалар "Минем яраткан Республикам" темасына рәсемнәр төшерде, аппликацияләр ясады. Ә бәйрәм көнне аларны капкадан үтеп керүгә үк шарлар, флаглар белән бизәлгән бакча алды каршы алды. Болар барысы да бәйрәм кәефе, туган республика өчен горурлык хисләре тудырды.
Бәйрәм республика гимны белән ачылды. Педагогларыбыз Гөлнәзирә Имамова һәм Рима Шакирова милли киемнәрдә балалар өчен халыкчан тамаша оештырды. Кызлар һәм малайлар милли киемнәрдә уйнады, җырлады, биеде. "Туган як белгечләре" викторинасында да бик теләп катнаштылар. Республикабыз, аның истәлекле урыннары, халык музыка кораллары турында презентация дә бик кызыклы булды.
Ә аннары балалар янына кунакка "җирле телевидение"дән фотокорреспондент Сәмига апалары килде Бу рольне тәрбиячебез Миләүшә Рәхмәтуллина бик оста башкарды. Ул балалар белән уеннар уйнады, табышмаклар әйтте, әхлакый темага балалар әңгәмә оештырды.
Һәр сабый үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, тарихи вакыйгаларын һәм истәлекле даталарын белеп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Безнең педагоглар моңа ирешү өчен зур тырышлык сала. "Республика көне" бәйрәме дә шуның ачык бер чагылышы. Ул балаларның хәтерендә озак сакланыр, дип уйлыйбыз. Ватан - ул һәр кеше өчен кадерле һәм газиз!
Ирина ШӘРИПОВА.
Иске Балтачның "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире.
Балтач районы.
Читайте нас: